- тәңкә
- 1. Яссы түгәрәк алтын яки көмеш акча 2. сөйл. Сум (I) 3. Кайбер хайваннарның, балыкларның, еланнарның тәннәрен саклый торган түгәрәк сыман юка мөгез матдә. Кайбер төр агач кәүсәләренең кабыгын яки нарат, чыршы күркәләрен тәшкил иткән вак юка түгәрәк; кабырчык 4. Ваграк кына юка җиз яки калай түгәрәк. Сыеклык өстендә май, бензин һ. бш. ларның вак түгәрәк элпәсе яки кояш, ай һ. б. ш. утының кечерәк түгәрәк рәв. чагылышы 5. с. шигъ. Вак йолдызча сыман, яссы һәм нәфис (яфраклар, кар бөртекләре тур.). ТӘҢКӘ КАНАТЛЫЛАР – Канатлары бик вак тәңкәләр белән капланган бөҗәкләр отряды; күбәләкләр; рус. Чешуекрылые. ТӘҢКӘ ПЕЧӘН – Сыраҗчалар семь. берьеллык ярым паразит үсемлек; рус. Погремок. ТӘҢКӘ САЛЫШ – Уен төре (тезелеп утырган уйнаучыларның учларына икенче берәү тәңкә, шырпы, йөзек һ. б. салган кебек төртеп чыга, тик берсенә генә сала да, шул әйбер салынган кешене сикереп чыгарга куша....). ТӘҢКӘ ТИРЕЛЕЛӘР – Өске тиреләре мөгез тәңкә белән капланган сөйрәлүчеләр (кәлтәләр, еланнар, хамелеоннар) ; рус. Чешуйчатые. ТӘҢКӘ ТОКМАЧ – диал. Кечерәк өчпочмак яки дүртпочмак рәв. итеп киселгән токмач. ТӘҢКӘ ЧУАР – к. Алмачуар. ТӘҢКӘ ЯФРАК – Бүрәнкә сыман яфраклы, яшькелт чәчәкле үлән; рус. Манжетка. ТӘҢКӘЛЕ БӨҖӘК – Кыл сыман койрыклылар семь. бик кечкенә, нәзек буйлы, көмешсыман тәңкәләр белән капланган бөҗәк; рус. Чешуйница. ТӘҢКӘЛЕ ТИМРӘҮ – Тәнгә ак тәңкәләр белән капланган тимгелләр чыгудан торган йогышсыз, дәвамлы тире авыруы. ТӘҢКӘЛЕ ЧИГӘ – диал. Керәшеннәрдә баш киеме
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.